Казан экологлары ташландык корылмада калдыкларны законсыз урнаштыруны ачыклаган

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Үзәк территориаль идарәгә Мәскәү районы халкының Блюхер урамындагы гаражда калдыклар законсыз рәвештә урнаштырыла дигән мөрәҗәгате килде.

Инспекторлар халык шикаяте буенча урынга чыкты. Мәскәү районы территориясен тикшерү барышында Блюхер урамы 46 йорт буенча ташландык корылманы ачыклаганнар, анда кемдер чын чүплек оештырган. 

Гамәлдәге законнар кысаларында чаралар күрү өчен Казан шәһәренең Җир һәм  мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты адресына җир кишәрлеге милекчесе турында сорау җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International