Ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Һәр катнашучының табигать өчен игелекле эш башкарып, менә дигән приз алу мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында (https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2157413.htm) флешмоб турында мәгълүмат урнаштырылды.
Халыкара урманнар көнендә без алтын байлыгыбызны - урманнарыбызны һәм аларда яшәүчеләрне коткаручыларны күрсәтәчәкбез. Тәтеш районы Бидәнге мәктәбе укучылары #ЭстафетаДобра кысаларында күп санлы акцияләр үткәрделәр: «Макулатура тапшыр - агачны коткар», «Без балалар - чүп-чарга каршы», «Батарейка тапшыр- керпеләрне коткар!», «Кышын кошларны ашат». Мондый экологик акцияләр балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияли, ә иң мөһиме безнең планетаны чистарта.
Шулай ук сезнең белән агачларны коткару ысуллары белән уртаклашабыз:
- агач утырту буенча акцияләрдә катнашыгыз;
- эшкәртелгән кәгазьдән эшләнмәләр сатып алыгыз;
- кәгазьне юк-барга сарыф итмәскә тырышыгыз.