ТР Экология министрлыгында керемнәр турында белешмәләр бирү мәсьәләсе буенча семинар узды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре буенча семинар узды.

Чарада Татарстан Республикасы экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре  идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Ольга Мельник катнашты.

Экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин барлык тыңлаучыларны сәламләде һәм коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге барлык дәрәҗәдәге хакимият, хокук саклау органнары һәм халыкның актив хезмәттәшлегеннән башка мөмкин түгел, дип билгеләде.

Чакырылган экспертлар мөһим һәм актуаль мәсьәләләрне карадылар:

- керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү;

- дәүләт граждан хезмәтендә шәхси кызыксыну һәм мәнфәгатьләр конфликты.

Шулай ук семинарда Министрлыкның барлык территориаль идарәләре хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International