«Салават Күпере» микрорайонында һаваны контрольдә тотуның яңа станциясе 5900 артык үлчәүләр башкарды

2023 елның 17 марты, җомга

Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе пычраткыч матдәләргә 5900дән артык үлчәм үткәргән.  Станциядә урнаштырылган җиһазлар атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясенең өзлексез үлчәмнәрен һәр 20 секунд саен, һавадагы матдәләрнең иң чик мөмкин булган максималь концентрацияләре белән чагыштыру өчен, 20 минут саен тәэмин итә. 1 марттан «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрнең үтенечләре буенча урнаштырылган станция һавада углерод оксиды, аммиак, азот оксиды, азот диоксиды, күкерт водороды һәм күкерт диоксиды кебек пычраткыч матдәләрнең  артуын тикшереп тора.

Илһам Шакиров проспекты 3г йорт адресы буенча «188 нче лицей» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе территориясендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе нәтиҗәләре буенча 10 марттан алып 17 нче мартка кадәр атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артуы теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда һәм агымдагы ел башында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, шулай ук «Салават Күпере»ТК районында гражданнарның атмосфера һавасы сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләренең артуы теркәлгән.

Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның  автомат станциясе урыны Казан атмосфера һавасын пычратуның җыелма исәпләүләре нигезендә сайлап алынды. Автоматик үлчәүләр һәм сайлап алынган урын онлайн режимда якындагы предприятиеләр һәм объектларның, шул исәптән «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ  каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм башкаларның йогынтысы зонасында атмосфера һавасының сыйфатын күзәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International