Экология министрлыгы хезмәткәрләре җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында эшләү турында аңлаттылар

2023 елның 17 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның шәхси кабинетын булдыру һәм анда эшләү темасына семинар узды.

Семинарда катнашучыларга Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны лицензияләүнең федераль дәүләт автоматлаштырылган системасында җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинетын теркәү һәм хисаплау формаларын тутыру тәртибе, шулай ук аларны бирү сроклары турындагы сорауларны җентекләп аңлаттылар. Мәгълүмат материаллары белән https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-munitsipalitetov-i.htm сайтында танышырга мөмкин.

Очрашу барышында Экология министрлыгының җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу идарәсе башлыгы Самат Вахитов лицензия таләпләрен һәм шартларын үтәү кирәклеген искәртте. Шулай ук Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары лицензия шартларын бозучыларга карата нинди административ чаралар кулланылуын аңлатты һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга карата узган ел өчен административ практика нәтиҗәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International