Татарстан учреждениеләре 40 тонна электр калдыкларын тапшырган

2023 елның 21 марты, сишәмбе

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында үз вакытында хезмәт иткән техниканы утильләштерүгә бушлай тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде. Акция башланганнан бирле Татарстанда яшәүчеләр 40 тонна электр калдыкларын утильләштерүгә тапшырдылар. 9-10 мартта гына да Казанда һәм Зеленодольск шәһәрендә электрон һәм электр җиһазлары калдыклары 10 тоннага якын җыелды. Бөтен җыелган техника һәм электр лом эшкәртү өчен махсус экологик комбинатка тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән нәтиҗәле файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экология программасында җиңүче төбәкләр рәтенә керде.

Электроника калдыкларын бюджет учреждениеләре генә түгел, теләге булганнар барысы да киметә ала.

Программада катнашу кагыйдәләрен түбәндәге сылтама буенча белергә була  https://eko-fond.ru/electronics/.

Чара экологик тәрбияне үстерүгә, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экология»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International