Ваемсыз булмаган халык Татарстан районнарында тәртип урнаштыруны дәвам итә

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында безнең экологлар һәм битараф булмаган татарстанлылар табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашалар һәм республика районнарында тәртип урнаштыруны дәвам итәләр.

Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Аграр колледж студентлары белән бергә Алексеевск районында Кама елгасы ярын чистарттылар һәм Чистай шәһәренең пристань урманында өмә үткәрделәр. Гомумән алганда, 20 куб. м. калдык чыгарылган. Ә Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары «Буа шикәре» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән бергә Казан-Ульяновск трассасы буйлап урман полосасын  җыештыруга чыктылар һәм агачларын агарттылар. Ютазы районында өмәләрдә 1410 кеше катнашты, уртак көч белән 294 куб.м. чүп-чар җыелды. Менделеевск районында Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре беркетелгән территорияләрдә тәртип урнаштырдылар.

Сез дә кушылыгыз! Шимбә көннәрендә өмәдә  катнашыгыз һәм шәһәрне чистарак итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International