Үзәк территориаль идарә экологлары Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы контейнер мәйданчыкларын тикшерделәр

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында чүплекләр буенча рейд узды. Моторная, Дачная, Әмәт, Подлужная һәм Подгорная урамнарындагы контейнер мәйданчыкларын ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы, Вахитов районы прокуратурасы һәм «ПЖКХ»ИК» ҖЧҖ вәкилләре белән бергә тикшерде.

Экологлар әйтүенчә, контейнер мәйданчыкларының чүпләнүенең  сәбәбе бер-калдыкларны вакытында чыгармау.

Элегрәк кайбер чүплекләр буенча башкарма комитет адресына хокук бозуны бетерү турында кисәтүләр бирелгән иде инде. Әмма, рейдка чыгу вакытына, чүп-чар бетерелмәгән.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе һәм ПЖКХ»ИК» ҖЧҖ вәкилләре әлеге территорияләрне 7 көн эчендә тиешле санитар-экологик хәлгә китерергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International