«ТИСБИ» идарә университетында «Экология тотрыклы үсеш максатлары аша: экологик мәгърифәттән экологик белем бирүгә һәм экологик культурага» темасына квалификация күтәрү программасы узды. Программа кысаларында шулай ук экологик коммерцияле булмаган оешмалар, волонтерлык берләшмәләре вәкилләре һәм Ханты-Манси автономияле округы Югра активистлары өчен тренинг оештырылды.
Спикерлар сыйфатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре чакырылган иде. Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Нәргизә Галимова Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү өлкәсендәге эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Чараның төп максаты – җәмгыятьтә экологик культураны формалаштыру һәм камилләштерү, шулай ук Татарстан Республикасында табигатьне саклау һәм экологик-агарту эшчәнлеген үстерү.