Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлекләрнең үләт базлары территорияләрендә коймалар урнаштырырга йөкләмә бирде

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасында биологик калдыклар белән эш итү өлкәсендәге закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Әйтик, Әгерҗе, Балтач һәм Минзәлә районнарында ветеринария-санитария һәм эпидемиология кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Терлекләрнең үләт базларында (биотермик чокырларда) коймалар булмаган, шуның белән кешеләрнең һәм хайваннарның куркыныч урынга керү мөмкинлеге чикләнмәгән, бу авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына китерергә мөмкин. Җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә хокук бозуны бетерү турында тәкъдимнәр бирелде. Бүгенге көндә биологик калдыкларны утильләштерү объектларына керү чикләнгән, коймалар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International