12 августта Казан шәһәренең Кремль яры буенда «ЭКОfest» яшьләр экологик фестивале узачак. ЭКОфестиваль – интерактив, белем бирү, иҗади һәм күңел ачу мәйданчыклары программасы.
Мастер-классларда фестивальдә катнашучылар түбәндәгеләргә өйрәнәчәк:
- кибеткә экологик бару
- экойорт төзү өчен тотрыклы материаллар сайлау
- табигатькә минималь йогынты белән сәяхәт итү
- калдыкларны фракцияләргә бүлү
«ЭКОfest»та түбәндәгеләрне белергә мөмкин булачак:
- калдыклар күпме таркала;
- икенчел чималны эшкәртеп нинди продукт алырга мөмкин;
- Татарстан буенча икенчел чимал кабул итү пунктларын кайдан табарга
Теркәлү әлеге сылтама буенча: https://vk.com/app6013442_-100430501?form_id=3#form_id=3
Теркәлү үткән катнашучылар арасында 10 бәхетле кеше билгеләнәчәк, алар оештыручылардан бүләкләр алачак.
«ЭКОfest» фестивале турында тулырак: https://vk.com/@budetchisto_tatar-pervyi-molodezhnyi-ekofest-v-kazani
Барыбызны да Кремль яры буенда 14.00 сәгатьтә көтәбез. Килегез, кызык булачак!
Яшьләр экология фестивален Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. Әлеге проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәре Кремль яр буе администрациясе ярдәме белән «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык грантын кулланып тормышка ашырыла.