28 июльдән 4 августка кадәр Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
Күчмә экологик лаборатория белән Казанның төньяк зонасына даими чыгу нәтиҗәләре буенча Индустриаль урамы, 9 адресы буенча бер арту очрагы ачыкланган. Инспекторлар пычрану чыганагын ачыклау буенча эш алып баралар.