Кисәтелгән, димәк, бозмаячак! Татарстанның Экология министрлыгы белгечләре профилактик визит үткәрделәр

2023 елның 4 августы, җомга

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары эшкуарлар белән профилактик визит үткәрделәр. Мондый чаралар барышында Экология министрлыгы хезмәткәрләре юридик затларны һәм эшкуарларны экологик законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәмәгән очракта килеп чыга торган җаваплылык турында алдан ук кисәтәләр. Әйтик, шәхси эшмкуар Мирсәяпов күптән түгел салым органында теркәлгән. Ир-ат транспорт логистикасы белән шөгыльләнергә карар итә, моның өчен машинаны арендага ала. Әйләнә-тирә мохитне саклау турында федераль закон таләпләре буенча эшкуар калдыклар паспортын алып барырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International