Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Иске Кади авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган участокның мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 500 куб. м.
Чирмешән районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.