«Мин кече ватанымны, туган Татарстаныбызны яратам, шуңа күрә дә шундый һөнәр сайладым». «Экология – йөзләрдә» рубрикасында без ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген безнең герой – Ильяс Галләмов

2023 елның 4 августы, җомга

14 ел элек Ильяс Галләмов Экология министрлыгына эшкә килә. «Йөрәк шулай кушты», – ди безнең рубрика герое үзе. Инспектор һәм лаборатория җитәкчесе урынбасары булып эшли. Хәзер ул – ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече. Ильяс Марс улы Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында җир асты байлыкларын рациональ куллану һәм саклау өчен җаваплы.

«Мин әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләп, безнең төбәкне һәм илне бераз яхшырак, чистарак, матуррак итә алуыма шатмын», – дип билгеләп үтә эколог.

Коллективта Ильяс Марсович лаеклы хөрмәт белән файдалана. Хезмәттәшләре әйтүенчә, аның үз тормышын экология белән бәйләве гаҗәп түгел, чөнки ул үз төбәген, туган җирен, табигатьне бик ярата.

«Ильяс Марсовичның дачасында чын алма бакчасы бар, ул бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата. Аның үз умарталыгы да бар. Әйе, аның кабинетына керсәгез дә, аквариумны да күрерсез. Ул табигать һәм тирә-юнь дөньясы белән бик дус», – дип сөйли Идел-Кама территориаль идарәсе белгече Резеда Фатыйхова.

Ильяс Галләмов шулай ук бик яхшы ир, яхшы әти дә. Галләмовлар гаиләсендә бер ул һәм кечкенә бер кыз үсә. Әти-әниләре белән бергә алар экологик акцияләрдә актив катнашалар: макулатура җыялар, батарейкалар тапшыралар, өмәләрдә катнашалар. Бәлки, киләчәктә яшь экологлар әтиләренең эшен дәвам итәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International