Бүген матбугат конференциясе кысаларында экология министры урынбасары Егор Тарнавский журналистларга грантлар һәм субсидияләр хисабына гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар турында сөйләде

2023 елның 4 августы, җомга

Татарстан Республикасы ел саен коммерциячел булмаган оешмаларга социаль әһәмиятле проектларны, шул исәптән экологик юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга грант акчалары бүлеп бирә. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Егор Тарнавский экологик проектларны гамәлгә ашыруга грантлар һәм субсидияләр турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге тарафыннан 2 конкурс оештырылган. Коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы «ЭКОкультура» проектын гамәлгә ашыруга грант откан. Бу проект яшьләр арасында экология буенча интеллектуаль уеннар турниры булып тора.

«Мөһим проектлар Экология министрлыгы грантларына да гамәлгә ашырылды. Иң ачык мисалларның берсе – А.И. Щеповских исемендәге тирә-як мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды проекты. «Здравушка» тернәкләндерү үзәге территориясендә галокамера җиһазландырылган. Тозлы бүлмә табигать тавышлары һәм кошлар җырлавы белән җир асты мәгарәсе итеп ясалган. Үзәктә ел саен 53 бала тернәкләнә ала», – дип сөйләде спикер.

Киләсе ачык мисал – «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте проекты – «РгоЭко» конференциясе. Ул 3 ел рәттән үткәрелә. Бу вакыт эчендә 800 катнашучыны экологик белем белән колачлау мөмкин булган.

Республика грант ярдәменнән тыш, коммерцияле булмаган оешмалар федераль программаларга да өмет итә ала. Президент грантлары фонды ел саен субсидияләр бирү буенча 2 конкурс үткәрә.

Быел илнең 88 төбәгеннән 11 379 иҗтимагый инициатива ярдәмгә дәгъва иткән. «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтенең Татарстан яшьләре «Экологик белемнәр марафоны. Укы. Куллан. Гамәл кыл» проектын тормышка ашыруга финанслауда җиңеп чыктылар.

Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында «Чиста булачак» хәрәкәте Татарстанның 9 районында узган һәм 4,6 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган экологик бәйрәмнәр оештырды.

«Шулай ук Росмолодежь ел дәвамында 4 конкурс үткәрә, шуларның 2се коммерцияле булмаган оешмалар өчен һәм 2се физик затлар өчен. «Чиста булачак»тан «ЭКОfest» проекты грант ярдәмен алды. «ЭКОfest» фестивале 12 августта Кремль яры буенда узачак. Фестиваль кысаларында катнашучылар өчен экологик мастер-класслар, конкурслар һәм уеннар, интерактив һәм иҗади мәйданчыклар, эколекторийлар оештырылачак. Барыгызны да анда катнашырга чакырабыз!» – диде Егор Тарнавский.

Проект Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәре Кремль яр буе администрациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International