Экология министрлыгының лачын-балабанны реинтродукцияләү проекты «Бәллүр компас» илкүләм премиясендә тавыш бирүдә 2 урында

2023 елның 4 августы, җомга

Кызыл китапка кертелгән лачын-балабан популяциясен торгызу проекты «Бәллүр компас» илкүләм премиясендәнең интернет-тавыш бирүенең беренчел нәтиҗәләре буенча 2 урынны алды. Проектны гамәлгә ашыру турында бүген «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары - А.И.Щеповских  исемендәге төбәк иҗтимагый фондының башкарма директоры Андрей Агарков катнашты. 

Егор Тарнавский сөйләвенчә, Кызыл китапка кертелгән лачын-балабан популяциясен торгызу проектын ТР Экология министрлыгы каршындагы А.И. Щеповских исемендәге тирә-як мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды гамәлгә ашыра.  Узган ел проект СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» грант конкурсында җиңүче булды.

«Проект Кама Тамагы районы Тенеш поселогы территориясендә гамәлгә ашырылды. Мондый сайлау очраклы түгел: балабанны соңгы тапкыр нәкъ менә шушы урыннарда очратканнар. Проект хәзер уңышлы тәмамланды, барлык кошлар да канатларына бастылар һәм хәзер үзләре өчен азык табалар», – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Ул волонтерлар лагереның 2 августта Кама Тамагы районыннан чыгарылуын билгеләп үтте һәм проектта актив катнашулары өчен КФУ студентларына рәхмәт белдерде.

«Проектның төп этаплары булып чебиләрне Кама Тамагы районына китерү, кошлар өчен хэклар урнаштыру, кошларны ашату һәм саклау өчен волонтерларның палаткалы лагерен оештыру, ә аннары аларны табигый яшәү шартларына чыгару тора. Проект галимнәр берләшмәсе белән һәм волонтерларны җәлеп итеп оештырылды, нигездә бу КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары», – дип хәбәр итте Андрей Агарков.

Исегезгә төшерәбез, реинтродукция проектын гамәлгә ашыру лачын сыманнарның сирәк төрләре популяциясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук республика территориясендә Идел-Кама лачын-балабан популяциясен торгызу буенча алшартлар бирәчәк. Соңгы тапкыр лачын-балабан оясы Татарстанда 1974 елда Идел-Кама тыюлыгының Сараланы участогы территориясендә теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International