Кәче авылында гражданнарны кабул итү барышында сөтле агынтылар белән Казансу елгасын пычрату турында шикаятьләр каралды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Кәче авыл җирлегендә гражданнар җыены узды, анда ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча шәһәренең «Водоканал – Сервис» ҖЧҖ директоры Тәлгат Миндубаев һәм Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев катнашты.

Очрашуда Казансу елгасының сөт агынтылары белән пычрануына карата шикаятьләр турында фикер алыштылар. Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы хәлнең Министрлык контролендә булуын әйтте. Элегрәк Төньяк территориаль идарә инспекторлары «Арча» сөт комбинаты торбасының шартлавы нәтиҗәсендә агынты суларның туфракка агып чыгуын теркәгәннәр иде инде. Инспекторлар Татар табигать саклау районара прокуратурасы һәм Росприроднадзор вәкилләре белән берлектә сөт комбинаты территориясен тикшерү өчен урынга чыктылар. Экологлар «Арча» ҖЧҖ территориясендәге торбадан агынты су үрнәкләрен алдылар. Шулай ук ведомство карамагындагы барлык эш материаллары Росприроднадзорның Идел-Кама төбәк-ара идарәсенә җибәрелде.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, Татарстан Республикасы Экология министрлыгында гражданнарны кабул итү атна саен, сишәмбе көннәрендә үткәрелә. Сезне кызыксындырган сорауны бирү өчен (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International