Александр Шадриков Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Бүген Б.Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсе  узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова, ведомство җитәкчеләре, мәктәпләр директорлары һәм югары уку йортлары ректорлары катнашты. Педагогик конференциянең төп темасы: «Татарстан Республикасы мәгарифе: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар һәм сыйфат күрсәткечләре».

Конференциядә доклад белән «Татнефть» ГАҖ хәйрия фонды җитәкчесе Ренат Мамин чыгыш ясады. Ул катнашучыларга ТР Экология министрлыгы һәм «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак яшь экологлар олимпиадасы турында сөйләде.

2023 елда «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы беренче тапкыр үткәрелә һәм Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуга һәм Ромашкино ятмасының 75 еллыгына, шулай ук Россиядә Педагог һәм остаз елына багышлана. Олимпиада 2 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International