ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кама буе идарәсе инспекторлары гадәттәгечә ветераннар янына килеп, күпьеллык хезмәтләре, табигатьне саклау өлкәсендәге тәҗрибәләре һәм профессионализмнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Чиләбедә 2025 елның 14-15 октябрендә III Бөтенроссия балалар экология форумы узачак. Конкурс финалында Татарстан Республикасыннан «Эконаследие» командасы «Чиста күк» проекты белән чыгыш ясаячак.

Махсус хәрби операция герое Игорь Егоров Әлмәтнең 26 нчы инженер мәктәбе укучылары өчен экология дәресе үткәрде. «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы мәктәп сыйныфын республиканың тыюлыклары буенча чын экспедициягә әйләндерде.

Мамадыш районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Соколка авылында экологлар агач, көнкүреш һәм үсемлек калдыкларын, шулай ук биналарны җимерү һәм сүтү калдыкларын ташлау фактын ачыкладылар. Законсыз чүплекнең мәйданы 72 кв.м тәшкил итә, ә күләме – 29 куб.м.

«Ак барс» биологик төрлелекне саклау фәнни-тикшеренү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы «Ак барс» рәсемнәр, кул эшләре һәм постерлар иҗади конкурсы башлануы турында игълан итә. Чара Халыкара барс көненә багышланган һәм үсеп килүче буынны экологик агартуга юнәлдерелгән.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Арча районын мониторинглау кысаларында Төньяк идарә инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. 

Традиция буенча, территориаль идарәләр хезмәткәрләре үзләренең экология тармагының башлангычында торган ветераннарны котлыйлар.

Бүген, зирәклек, игелек һәм хөрмәт көнендә, без көмеш яшьтәге барлык вәкилләрне хөрмәтлибез. Министрлык Татарстанда экология тармагын башлап җибәрүчеләргә – безнең ветераннарга рәхмәтен белдерә.


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Нурлат районының «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә укучыларның Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары белән очрашуы узды.

1 гыйнвардан Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясендә 2,4 миллионнан артык үлчәү башкарылган. Шуларның 790 меңе Казанда урнашкан биш станция тарафыннан үткәрелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International