«Ватан патриотлары» коммерцияле булмаган оешмасы 2023 елның 20 июненнән 21 сентябренә кадәр барган «Россия чишмәләре» конкурсына нәтиҗә ясый. 3 ай эчендә волонтерлар, активистлар, битараф булмаган халык Татарстанның 25 чишмәсен торгызган. Беренче урынны Лениногорск шәһәренең «Яңарыш» командасы алган. Алар «Ностальгия» чишмәсен торгызганнар. Көмеш медальне Минзәләнең «Эко-time» командасы алган. Алар инде җиде ел дәвамында төрле экологик акцияләрдә катнашалар. Хәзер бишенче, алтынчы һәм сигезенче сыйныф укучылары ярдәмендә Минзәләдә «Кучканка» чишмәсе бар. Өченче урынны Тукай районының Яңа Бүләк мәктәбе укучылары алган.
Оештыручылар сүзләренчә, конкурс халыкның зур кызыксыну дәрәҗәсен күрсәткән һәм киләсе елда ук «Ватан патриотлары» АКБО Татарстан Республикасы һәм Россия территориясендә урнашкан эчәр суның табигый чишмәләрен эзләү, төзекләндерү һәм саклау буенча Бөтенроссия команда конкурсын уздырырга планлаштыра.
Конкурсны үткәрү 2024 елның февраленнән октябренә кадәр планлаштырыла.
Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://patrioty-rodiny.ru/rodniki_rossii