ТР Экология министрлыгы исегезгә төшерә, узган елның апреленнән начар метеорология шартларында атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар планын килештерү өчен документларны кәгазьдә генә түгел, электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында гаризаның электрон формасын тутырырга һәм кирәкле документлар пакетын беркетергә кирәк: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/27473.
Министрлык уңайсыз метеорологик шартлар чорында төбәк һәм федераль дәүләт экологик контроленә (күзәтчелегенә) тиешле объектларның планнарын килештерүне гамәлгә ашыра.
Исегезгә төшерәбез, уңайсыз метеорологик шартлар фаразын алганда, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару чыганагы булган I, II, III категорияле объектлар «Атмосфера һавасын саклау турында» федераль закон таләпләре нигезендә ТР Экология министрлыгы белән килештерелгән чараларны үткәрергә тиеш. Уңайсыз метеорологик шартлар вакытында атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чараларның килештерелгән планы булмау, шулай ук килештерелгән планга ярашлы рәвештә чараларны үтәмәү хокук бозу булып тора.