Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы искәртеп уза: быел сентябрьдән проект документациясен килештерү өчен гаризаны электрон рәвештә генә бирергә мөмкин. Бу эш җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша башкарыла.
Гариза һәм документларны «Электрон имза турында» федераль закон һәм «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» федераль закон таләпләренә туры китереп, электрон имза белән имзаланган электрон документлар рәвешендә тапшырырга кирәк.
Документлар «Җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинеты» яки «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» аша тапшырыла. Проект документларын кәгазьдә тапшыру таләп ителми.
Шәхси кабинет аша гариза тапшыру модуле белән эшләү турында аңлатмалар: https://rfgf.ru//storage/pages/Инструкция_технический_проект_ТПИ.pdf.