Педагог һәм остаз елында #ЭстафетаДобра кысаларында Татарстан экология министры үзенең кече ватанында «Укытучы» чишмәсен торгызды

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Татарстанның экология министры Александр Шадриков #ЭстафетаДобрада катнашты. Ул үзенең кече ватан булган туган авылы Татар Саплыкта чишмә торгызды. Чишмәнең тарихы ярты гасырга якын. 50 ел элек җирле мәктәп укытучылары түбәнлектә яңа кизләү урынын табалар, аның өстеннән шефлык алып төзекләндерәләр, ә халык арасында әлеге чыганакны «Укытучы» чишмәсе дип йөртә башлыйлар. Ләкин, вакытлар узу белән, чишмә турында онытыла башлый, һәм кизләүгә үтү юлы да катлаулана, кристалл су өчен чокырга төшәргә туры килә. 

Һәм менә быел чишмә тавышы яңача яңгыраячак. 2023 елда Экология министрлыгы хезмәткәрләре оештырган #ЭстафетаДобра кысаларында, игелек марафонында катнашучыларның берсе эстафетаны экология министры Александр Шадриковка тапшырган.  Шулай итеп, Татар Саплыгы авылында чишмәнең үзен генә түгел, ә аның тирәсендәге территорияне дә төзекләндерү эшләре башлана. Мәйданчык тигезләтелә, чокыр рекультивацияләнә, чишмә үзәне торгызыла, су агымы өстендә чатыр урнаштырыла, уңайлы эскәмияләр куела, юллар ясала. «Бу безнең өчен истәлекле урын. Без аны һәрвакыт «Укытучы» чишмәсе дип атадык, һәм бик символикалы, илебез Президенты игълан ителгән Педагог һәм остаз елында ул тулысынча торгызылды, ә беседка авыл халкы өчен очрашу һәм ял итү урыны булып китәчәк», – ди Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев һәм тиздән чишмә янында агачлар утыртырга вәгъдә итте.  

Чишмәгә юл ел әйләнәсе ачык. Җирле халык исә, чишмә суыннан чәй бик тәмле була, дип ышандыра һәм бу гади чыганак түгел, ә чын белем ачкычы, дип көлә.  

Исегезгә төшерәбез, ел башында ТР Экология министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын эшләтеп җибәрде. Ун ай эчендә анда 100 артык кеше катнашты. Тәтеш, Түбән Кама, Арча, Минзәлә, Кукмара, Казан, Зеленодольск – татарстанлылар һәр районда игелекле эшләр башкардылар. Катнашучылар агачлар утырттылар, ишегалларын җыештырдылар, өмәләрдә катнаштылар, чишмәләрне төзекләндерделәр, фото һәм видеоларны ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битләрендә урнаштырдылар һәм эстафетаны башкаларга тапшырдылар.  Бүген эстафетаны Александр Шадриков үзенең хезмәттәше – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International