Татарстан су объектларын сәламәтләндерү һәм саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә Россия төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашачак

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Чара 2023 елның 24-25 ноябрендә Казанда вице-премьер Виктория Абрамченко кушуы буенча һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән узачак.

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанның ләм кырларында һәм биологик чистарту корылмаларында булды һәм су объектларын савыктыру проблемаларын хәл итүдә мондый комплекслы алым һәм алдынгы тәҗрибәне бөтен ил буенча таратырга кирәклеген билгеләп үтте.  

Нәтиҗәләр буенча семинар-киңәшмә үткәрергә карар ителде, аның төп темасы «Иделне савыктыру» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре, агынты суларны чистарту мәсьәләләре, шулай ук чистарту корылмаларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү булачак.

Семинар эшендә Россия Табигать министрлыгы, Россия Төзелеш министрлыгы, Росводресурсы, Росрыболовство, Росприроднадзор һәм Россия Федерациясенең 16 субъекты катнашачак.

Семинар-киңәшмә кысаларында Идел бассейнында чистарту корылмалары төзү буенча регионнар тарафыннан гамәлгә ашырылган иң яхшы проектлар тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләүнең сынау проектын, Казансу елгасын экологик яктан тернәкләндерү буенча фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итәчәк 

Моннан тыш, фикер алышу көн тәртибенә чистарту корылмаларын проектлау, төзү, эшләтеп җибәрү-көйләү һәм аннан соң эксплуатацияләү буенча мәсьәләләр комплексы да кертелгән. Чарада катнашучылар шулай ук табигатьне саклау законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне караячак, шул исәптән агынты суларны агызуны нормалаштыру мәсьәләләре, алар суүткәргеч-канализация хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан су ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген һәм экологик куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм итәчәк.  

Татарстан Республикасы семинар-киңәшмәнең барлык кунакларын Казанның канализация чистарту корылмалары һәм ләм калдыкларын термик эшкәртү заводы эше белән таныштырачак. Ике объект та Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко тарафыннан югары бәя алды.   

Чараны онлайн трансляцияләү мөмкинлеге турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

РАВВ ярдәме белән һәм аның катнашында «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, агынты суларны чистарту, шулай ук чистарту корылмаларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча төбәкләр белән семинар-киңәшмә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International