Россия Федерациясе Үзәк банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы финанс белемнәре буенча VI Бөтенроссия онлайн-зачетын үткәрә. Теләге булган һәркем үзенең белем дәрәҗәсен тикшерә һәм финанс карарларын дөрес кабул итү һәм мошенниклардан саклану турында шәхси киңәшләр ала алачак.
Һәр катнашучы өчен тиешле катлаулылык дәрәҗәсе каралган. База дәрәҗәсе – финансларны әле генә аңлый башлаган һәм грамоталы финанс тәртибенең нигезләрен дөрес аңлаганына ышанырга теләгән кешеләр өчен. Алга киткән дәрәҗәсе – катлаулы мәсьәләләргә әзер булган һәм төрле финанс продуктлары һәм хезмәтләреннән файдаланган кешеләр өчен. Зачетны индивидуаль яки бөтен гаилә белән үтәргә мөмкин. Зачетны уңышлы үтәгәннәр сертификат алачак.
Сораштыруны 21 ноябрьгә кадәр сайтта узарга мөмкин: https://finzachet.ru/.