Быел форум чараларында Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 40тан артык иленнән 20 меңнән артык кеше катнашты. 48 фәнни юнәлеш буенча докладлар тәкъдим ителде. Конференциянең 44 секциясе һәм 506 подсекциясе, шулай ук 10 төбәк һәм биш халыкара мәйданчыгы утырышлары узды.
«Социаль тикшеренүләр һәм хәзерге заман» секциясендә К(и)ФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының 4 курс студенты Алексей Хохлов доклады тәкъдим ителде. Аның «Татарстан Республикасы яшьләренең экологик катнашы» темасына тикшеренү эше нигезендә 2023 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән социологик тикшеренү ята. Тикшеренү үз эченә 16-35 яшьлек 1233 респондентны экологик кыйммәтләргә, экологик проблемалар белән кызыксынуга, яшьләрнең экологик катнашуына һәм мәгърифәтенә багышланган массакүләм онлайн-сораштыруны ала.
Алексей Хохловның доклады секциядә иң яхшысы дип танылды һәм «Ломоносов – 2024» фәнни форумын ябу тантанасында М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры, РФА академигы Виктор Антонович Садовничий Казан студентына «Социаль тикшеренүләр һәм хәзерге заман» секциясендә иң яхшы доклад өчен диплом тапшырды.
Алексей Хохлов сүзләренчә, яшьләрнең экологик катнашы темасына кызыксыну һәм танылу фән һәм җәмгыять синтезының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә никадәр мөһим булуын тагын бер кат күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, социологик тикшеренү нәтиҗәләре ведомство тарафыннан яшьләрнең экологик культурасын үстерү буенча эшчәнлекне планлаштырганда кулланыла.
Доклад авторы Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллективына, шәхсән ведомство башлыгы Александр Шадриковка масштаблы социологик тикшеренү үткәргәндә күрсәткән ярдәме рәхмәт белдерде. Экология министрлыгы, үз чиратында, Алексейны югары бүләк белән котлый һәм сайланган өлкәдә алга таба уңышлар тели.