20 апрельдән 3 майга кадәр Экология министрлыгына 649 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

20 апрельдән 3 майга кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 649 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә – санкцияләнмәгән чүплекләр. Бу тема буенча ике атна эчендә 509 хәбәр килгән. Мәсәлән, Салмачы бистәсендә Сабантуй урамында, 10а йорт артында, Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары тарафыннан төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю факты ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы 85 кв.м тәшкил итә. Җир кишәрлеге хуҗасын билгеләү өчен инспекторлар бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына запрос җибәргәннәр. Кишәрлек  хуҗасы билгеләнгәннән соң, гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

Узган атнада шулай ук атмосфера һавасының сыйфатына 43 шикаять һәм суның сыйфатына 42 мөрәҗәгать килде.

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 2587 мөрәҗәгать кергән. Аларның 1111е – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 405 хәбәр «Халык контроле» системасы аша килсә, 76сы «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 995 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгының «Вконтакте» социаль челтәрендә «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы тормыш сыйфатын яхшырту өчен сорау бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International