Чаллыда «Экойөгереш» булып узды

2024 елның 3 мае, җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Чаллы шәһәрендә «Экойөгереш»  узды. Чарада 195 кеше катнашты. Мәктәп укучылары һәм шәһәр студентлары уртак көч белән 3 гектарга якын территорияне чистарттылар.

Халык чистарту эшләрендә генә түгел, ә уеннарда да катнашты. Флешмоблар һәм экологик викториналар оештырылды. Катнашучылар үзләре әйтүенчә, командалар артефактлар җыйган – иң истә калганы – «Гадәти булмаган табыш» конкурсы. 

«Без үсеп килүче буынның әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмавына һәм шәһәребезнең чисталыгы турында кайгыртуына шатбыз», – дип билгеләп үтте Кама буе идарәсе белгече Ләйлә Галимова.

«Экойөгереш» ахырында барлык катнашучыларны дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр.

 Җиңүчеләр түбәндәгеләр:

3 урын - «54 нче гимназия» МББУ;

2 урын - «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте;

1 урын - «Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» ДБГБУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International