Безнең «Экояз» марафонының алтынчы атнасы башланды!

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген «Экояз» экологик марафонының 6 атнасы башланды. Без агачлар, куаклар һәм башка үсемлекләр утыртырга тәкъдим итәбез. Бу атна 11 майда билгеләп үтелә торган Бөтенроссия Урман утырту көненә багышлана. Шуңа күрә бу көннәрдә үз участокларыгызны яшелләндерүгә аерым игътибар бирегез.

Катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәклекне исегезгә төшерәбез. 12 майга кадәр агачлар һәм куаклар утырту буенча чаралар үткәрергә, аннары эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте»да үз битендә пост урнаштырырга. Ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International