Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты

2024 елның 4 мае, шимбә

Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан традицион «Хәтер бакчасы» узды.

Бу истәлекле акциядә катнашучыларның барысы да сугышның һәлак булган геройлары истәлегенә чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре утырта.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук акциядә катнашып, Лаеш районы Матюшино авылы янында агачлар утырттылар. Үсентеләр өчен 3 гектарга якын территория әзерләнгән.

Татарстанда акция кысаларында барлыгы 1,5 млн яшь үсенте утыртылачак. Катнашырга һәм үз агачыгызны утыртырга соң түгел. Акциянең кайчан һәм кайда уздырылуы турында рәсми сайтта белергә мөмкин: https://садпамяти2024.рф.

Акцияне оештыручылар – «Экология» илкүләм  проекты кысаларында РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Сад Памяти» коммерцияле булмаган оешма, Җиңү гаскәр башлыкларын искә алу фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International