Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре танып белү экосәяхатенә киттеләр

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында «Балалар иминлеге»дигән чара узды. Анда Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары да катнашты. Дәрес квест-уен форматында барды. Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлап, балалар урманга автомобиль белән сәяхәткә киттеләр. Балаларга юлда төрле экологик хәлләргә эләккән урман хайваннары очрады. Балалар бергәләп киртәләрне җиңеп, аларны чишәргә булыштылар. Квест-уен барышында балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар, чүп-чарны дөрес итеп аерырга өйрәнделәр, шулай ук экологик билгеләрне өйрәнделәр.

«Квест-уен формасында балалар материалны тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерәләр. Мондый чаралар балаларга табигатькә мәхәббәт тәрбияли», - дип уртаклашты Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторы Ләйсән Гыйматдинова.

Чара истәлегенә барлык балалар да экология министрлыгыннан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International