Кар һәм салкын булуга карамастан, бүген дөньяда Кояш көне билгеләп үтелә!

2024 елның 3 мае, җомга

Бәйрәм яңа түгел, ул 1994 елда барлыкка килгән.

Кояш турында кызыклы фактлар:

Безгә кояш нурларының барысы да килеп җитми, бары тик 40 проценты гына, калган 60 проценты кире космоска китә.

Кояш шулкадәр зур ки, аның өслегендә Җир кебек 109 планета, ә эчендә миллионнан артык шундый планета урнаша ала.

Без гадәттә кояшны ачык сары буяу белән буяп ясыйбыз. Ләкин ул чынында ак. Җир атмосферасы кояш яктысын тарата, шуңа күрә нурлар һәм диск үзе сары булып күренә.

Болытлар таралуын көтәбез, һәм без кояшлы көннәрдән ләззәт алачакбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International