ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Орловка бистәсендә Чаллы елгасының пычрануы турында алынган мәгълүмат буенча урынга чыгу гамәлгә ашырылды.
М.М.Вахитов исемендәге Буа гимназиясендә «Мәктәптә һәм югары уку йортында экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» V Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Марат Фәтрахманов та катнашты.
Территориаль идарәнең яңа башлыгын ведомство коллективына экология министры Александр Шадриков тәкъдим итте.
Лаеш районында рөхсәтсез калдыклар җыю турындагы мәгълүмат буенча ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында экологлар ике чүплек тапкан.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңайсыз булу сәбәпле, быел Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне эпидемиологик вәзгыять тотрыкланганчыга кадәр кичектереләчәк.
1 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Павлюхин урамы, 75 нче йортта урнашкан АСКЗА-2 станцтясендә, җилнең төньяк-көнчыгыш юнәлешендә, максималь тапкырлыгы 1,98 ПДК булган углерод оксиды буенча 1 арту очрагы теркәлгән.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск тракты буенча юл буенда рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар.
Росводресурсы тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы уздырылды.
Кукмараның 7нче «Колокольчик» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү ресурсы буларак балалар бакчасының белем бирү мохите» дигән республика экологик семинары булып узды. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары катнашты.
Чирмешән районын тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Карамыш авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 500 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.