Үзбәкстан делегациясен «Экология» илкүләм проекты кысаларында Самосыр полигонын рекультивацияләү буенча Татарстан тәҗрибәсе кызыксындыра

2024 елның 17 мае, җомга

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Үзбәкстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан Экология министрлыгының тупланган зыян объектларын рекультивацияләү тәҗрибәсе белән танышты. Аерым алганда, хезмәттәшләрен Самосыр полигонында һәм Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларында башкарылган эшләр кызыксындырды. Чирчик шәһәре хакиме Муратжон Абдурахимов Самосыр полигонында булды, анда 2023 ел ахырында «Экология» илкүләм проекты кысаларында рекультивация тәмамланды. Татарстан рекультивация проекты пилот проект, полигонны бетерү актив дегазация системасын кертү белән бара. Мәсәлән, полигон территориясендә электр энергиясе бүлеп чыгара торган электр станциясе урнаштырганнар. Чүплек газы файда китерәчәк. Технология Үзбәкстан коллегаларын кызыксындырды. Муратжон Абдурахимов билгеләп үткәнчә, күп кенә республика өчен иске полигоннар белән мәсьәлә типик, мәйдан буенча Самосыр күпкә артык булган һәм шулай ук рекультивациягә  мохтаҗ полигоннары бар. Казанның ләм кырларында да йөрде. Хәзер монда вакытыннан алда, 2021 елда старт алган ркультивация  эше дәвам итә. Биредә эшләр шулай ук илкүләм  проект кысаларында бара һәм 67%ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International