Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Экояз»да катнашты

2024 елның 17 мае, җомга

Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Зоозабота» тематик атнасы кысаларында Лаеш районының Столбище бистәсендә этләр өчен приютта булдылар. Алар хайваннарга коры азык запасын тапшырдылар. Бүгенге көндә приютта 249 эт яши.

Ә без 19 майга кадәр һәркем «Экояз» конкурсында катнаша һәм дүрт аяклы дусларыбызга  ярдәм итә ала, дип искә төшерәбез. Хәтта аз гына кайгырту да теләсә нинди йортсыз хайванны сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International