Татарстан Республикасы Арбитраж суды экологлар файдасына карар чыгарды

2024 елның 17 мае, җомга

Экология министрлыгы инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында, Түбән Камада ломны һәм бетон кисәкләрен санкцияләнмәгән ташлауны ачыклаган. Җирле кеше калдыклар ташлаган транспорт чарасын видеога төшерә алган. Транспорт хуҗасын төгәлләштерү өчен Түбән Кама районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенә сорау җибәрелде. Эшнең барлык шартларын ачыклаганнан соң, санкцияләнмәгән чүплек өчен җаваплы «Ситистрой М» компаниясе икәнлеге ачыкланган.

Табигатьне саклауда  хокук бозу факты буенча 66 500 сумлык зыян исәпләнгән һәм белдерелгән. Әмма «Ситистрой М» компаниясе зыянны каплаудан баш тартты.

Экология министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Арбитраж судына зыян кайтару турында дәгъва гаризасы җибәрелде. Экологларның иск таләпләре канәгатьләндерелгән, суд хокук бозучыны зыянны капларга мәҗбүр иткән. Суммасы мәҗбүри тәртиптә алынган, чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International