Төньяк идарә экологлары «Мин моның белән горурланам: укытучы булу – мәңгелек» исеме астында узган республика конференциясендә катнашты

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Конференция Әтнә районында узды. Анда 8-11 сыйныф укучылары, студентлар һәм укытучылар катнашты. Чараның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу.

Конференциядә катнашучылар жюрига дүрт юнәлеш буенча проект эшләрен тәкъдим иттеләр: «киләчәк Республикасы», «Татарстанда туристлык», «Туган якның экологик-географик проблемалары», «Мин моның белән горурланам: укытучы булу – мәңгелек».

Жюри 44 проект эшен карады. Һәр юнәлеш буенча җиңүчеләр билгеләнде.

 «Фәнни конференцияләр белем уртаклашу урыны гына түгел, ә интеллектуаль үсеш өчен мөмкинлек тә. Мондый чараларда катнашу дөньяны танып белүне киңәйтергә һәм белемнәрне тирәнәйтергә ярдәм итә» – диләр Экология министрлыгы инспекторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International