Экология министрлыгы инспекторлары Нурлат районында калдыкларны түгү турындагы мөрәҗәгатьләр буенча оператив рәвештә урынга чыктылар

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгына халыктан, фаразланганча, Төрнәс сөт комбинатыннан җитештерү калдыкларын агызу турында мөрәҗәгать кергән. Халыкны калдыкларның Олы Сөлчә елгасына эләгүе борчый. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе хезмәткәрләре Төрнәс авылына чыктылар.

Территорияне караганда мөрәҗәгать итү фактлары өлешчә расланган. Олы Сөлчә елгасына калдыклар эләкмәгән, ләкин елгага якын урнашкан җир кишәрлегендә үзенчәлекле исле болганчык сыеклык табылган. Сыр продуктлары һәм эремчек калдыкларын ташлау мәйданы 1560 кв. м тәшкил иткән.

Белгечләр Олы Сөлчә елгасында һәм ташлау урынында су пробаларын  алганнар. Хәзерге вакытта алар лаборатор тикшеренүдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International