Безнең эколог- спортчыларны котлыйбыз! Экология министрлыгы командасы йөзү буенча дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында иң көчле унлыкка керде!

2024 елның 19 мае, якшәмбе

Ел саен Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында бик актив катнашалар.

Бүген безнең егетләр «Акчарлак» бассейны базасында узган йөзү ярышларында катнаштылар. Җиңү өчен 21 команда көрәште. Ныклы көрәштә Экология министрлыгы командасы 10 нчы урынны алды.

Горурланабыз! Шулай тотарга! Алга гына!


Исегезгә төшерәбез, спартакиада 9 спорт төре буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International