ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама районында Түбән Уратма авылында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелегендә «Геология» АҖнең нефть һәм нефть продуктлары агызуны локальләштерү буенча эшчәнлеккә әзерлеген раслауга бәйле комплекслы өйрәнүләр узды. 

Казан шәһәренең Совет районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Самосырово торак массивында Тынычлык урамында рөхсәтсез төзелеш калдыклары урнаштырылуын ачыкланды. 


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Кече Бөгелмә мәктәбендә экология дәресе узды, анда балалар гадәттәге чүп-чар, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү турында күп кенә гаҗәеп фактлар белделәр. 

Казанда икенчел чимал җыюның яңа пункты эшли башлады. Ул Васильченко урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Мәйданчыкта төрле типтагы калдыклар һәм әйберләр өчен контейнерлар урнаштырылган: макулатура, пластик, мебель, батарея, техника, кием һәм башка әйберләр кабул ителә. Халык монда икенчел чималны бушлай калдыра ала.


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Экология министрлыгы искәртеп узганча, предприятиеләр соравы буенча ведомство Казан, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренең атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең исәпләнгән фон концентрацияләре турында мәгълүмат тапшыра.

Алабуга районын тикшерү барышында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Танай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Пычранган урын мәйданы 132 квадрат метр тәшкил итә.


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик акцияләре турында сөйләделәр.

Казанның 128 һәм 408 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кошлар һәм аларның яшәү рәвеше турында белделәр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «кышкы кунаклар» белән очрашуга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләделәр. 

9 нчы гыйнварда  ТР Экология министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә радиоактив матдәләрне һәм радиоактив калдыкларны исәпкә алу һәм контрольдә тоту чараларын үтәүгә бәйле чыгымнарны финанс ягыннан каплау максатларында коммерциягә карамаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә башлаячак.


3
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан янә «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүче булды («Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты). Бүген Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында ВДНХда ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавскийга җиңүче дипломын тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International