Осиново авылында канализация агынтылары түгелгән урында рөхсәт ителгән концетрациядән күп тапкырлар арттырылган артыклыклар ачыкланган.

2024 елның 17 мае, җомга

Министрлык инспекторлары Осиново авылы халкының туфракны канализация агынтылары белән пычрату турындагы мөрәҗәгате буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында канализация коесыннан агынты суны җирлек рельефына агызу факты ачыкланган. Сайлап алынган туфрак үрнәкләре нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланган. Пычрануның гомуми мәйданы 569 м2 тәшкил итә.

Әлеге коеның дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдә урнашуы һәм Зеленодольск районы Башкарма комитеты балансында булуы ачыкланды.

Зеленодольск  районы Башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр игълан ителде.

Өстәмә хәбәр итәбез, түгелгән урыныннан 700 м ераклыкта АКСЗА-1 урнашкан, анда 14-16 майда күкертле водород буенча рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән   күпсанлы артулар билгеләнгән. Шунысын әйтергә  кирәк, фиксация чорында штиль һәм 1,2 м/с тизлек белән акрын  җил күзәтелгән.

Кисәтүнең үтәлешен контрольдә тоту, шулай ук атмосфера һавасын пычратуның потенциаль чыганагын ачыклау максатыннан Министрлык инспекторлары Осиновога кабат чыгалар. 16 майда канализациянең агуы бетерелми, өстәвенә, су ташу мәйданы арта. Шулай ук урында күчеп йөрүче экологик лаборатория ярдәмендә атмосфера һавасының үрнәкләрен сайлап алу үткәрелгән, ул күкертле водород  буенча рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән 7,1 тапкыр артуы ачыкланган. Бу факт буенча Министрлык тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян исәпләп чыгарылачак һәм аны каплау турында таләп куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International