ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

11-17 март көннәрендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 79 мөрәҗәгать килгән. Аларның 7се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 11се «Халык контроле» системасы аша, 2се «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 59 хәбәр Министрлыкның башка элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Алексеевск районында экомониторинг вакытында Идел-Кама идарәсе инспекторлары Алексеевск авылы янында законсыз балчык чыгаруны ачыклаганнар. Карьерның гомуми мәйданы 300 м2 тәшкил итә.

Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буадагы «Илһам» ислам үзәгендә булып, экологик дәрес үткәрделәр. Дәрес татар телендә узды, ә төп тема-мөселман мәдәнияте өлеше буларак табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт. 


15
март, 2024 ел
җомга

Бүген безнең рубрика герое - Лилия Сәлмән кызы Казакова. Менә инде 10 елга якын ул Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә эшли. Ачык күңелле һәм игелекле кеше, искиткеч инспекторыбыз Татарстанның төп байлыкларының берсе булган җир асты байлыкларының  саклануын күзәтә. 

 Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов идарәнең 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Балык Бистәсе һәм Чистай районнары башкарма комитетлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы киңәшмәләрдә доклад белән чыгыш ясады.

 

Ел башыннан 17 автомат контроль станциясе 852 меңнән артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда урнашкан биш станция 284 меңнән артык үлчәү ясаган.

Экология министрлыгына Буа районында яшәүчедән Татар Буасы авыл җирлеге территориясендә туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алу һәм күчерү турындагы мөрәҗәгате килде.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сарман районы территориясендә күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Сарман авылында Профсоюз урамында һәм Җәлил шәһәр тибындагы бистәдә рөхсәтсез салынган кар өемнәрен  ачыклаганнар. 

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында экоактивистлар очрашуы булып узды. Анда экологик берләшмәләр кураторлары һәм Казан югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре катнашты.

Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан экологик мониторинг барышында Теләче районының «Чиста» ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларының агынты суларын җитәрлек чистартмау факты теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International