«Бәллүр компас» премиясенең Эксперт советы дала лачынының Идел-Кама популяциясен торгызу проектын югары бәяләде. Ул «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә керде.
Финалистларның дипломнарын Мәскәү халыкара музыка йортында узган бүләкләү тантанасында тапшыралар. Бүләкләүдә җир ресурсларын саклау бүлеге башлыгы Илнур Хәкимов һәм А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү иҗтимагый фондының башкарма директоры Андрей Агарков катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «СИБУР» компаниясе ярдәме белән Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кызыл китапка кертелгән дала лачыннарын торгызу буенча уникаль проекты старт алды. Проектның төп этаплары булып Мәскәү тирәсеннән лачыннар китерү, хэклар урнаштыру, чебиләрне тукландыру һәм саклау өчен волонтерлар лагерен оештыру һәм аларны табигый яшәү шартларына чыгару тора. Проектны гамәлгә ашыру лачынлылырның сирәк төрләре популяциясен арттырырга, алга таба шундый ук проектлар үткәрү өчен тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә, шулай ук дала лачынының Идел-Кама популяциясен торгызу өчен алшартлар бирә, аның соңгы тапкыр оя коруы республикада 1974 елда теркәлгән. Быел проектны дәвам итү планлаштырыла.
Белешмә: «Бәллүр компас» -2012 елдан башлап Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән күренекле казанышлары һәм уникаль проектлары өчен бирелә торган дәрәҗәле халыкара бүләк. 2024 елда Милли премия Рус география җәмгыяте эгидасы астында һәм Президент мәдәни инициативалары фонды ярдәме белән үткәрелә. 12 ел эчендә премиягә дөньяның 48 иленнән 4,3 меңнән артык проект һәм казанышлар килгән.