Экология министрлыгының территориаль идарәләрендә «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясе кысаларында мәктәп укучылары өчен танып белү экскурсияләре узды. Балаларны күчмә экологик лаборатория эше белән таныштырдылар. Малайларга һәм кызларга башта эколог нинди һөнәр икәнлеге турында һәм экологик күзәтчелек хакында сөйләделәр.
Аннары мәктәп укучылары үзләрен Экология министрлыгы хезмәткәрләре урынында күз алдына китерә алдылар. Алар инспекторлар белән бергә атмосфера һавасы үрнәкләрен алдылар. Балаларга лаборатория эчендә нәрсә барлыгын һәм һава сыйфатын ничек билгеләргә икәнен күрсәттеләр. Укучылар шулай ук Җирнең һава кабыгының нәрсә икәнен, нинди агачлар һәм үсемлекләр иң күп кислород бүлеп чыгарганны һәм кешегә көненә күпме кислород кирәклеген белделәр. Мондый экскурсияләр инде безнең Министрлык өчен яхшы традициягә әверелде, чөнки чиста Татарстан күп яктан экологик мәгърифәткә һәм мәгарифкә бәйле.