Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәйге сезон алдыннан суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә. Исегездә тотыгыз, куркынычсыз ялны бары җиһазландырылган пляж гына гарантияли, чөнки анда төбе тикшерелгән була һәм коткаручылар кизү тора. Коену өчен иң яхшы вакыт – төшкә хәтле яки төштән соң кичкә таба, кояш алай ук кызмаганда, ә аның нурларында су шактый кызган вакытта. Су янында булганда баш киеме кияргә онытмаска кирәк.
Ялга һәрвакыт алданрак әзерләнергә кирәк. Исегездә тотыгыз, пляжда тыела:
- Чүпләү.
- Коену тыелган дигән кара флагны күтәртелгәндә, суга керү.
- Коену зонасы чикләрен билгеләүче буйкалар артына йөзү.
- Моның өчен яраклашмаган корылмалардан суга сикерү.
- Үзең белән пляжга хайваннарны алып килү, сукырларны йөртүче этләрдән тыш.
- Спорт уеннарын бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда уйнау.
- Ялган тревога сигналлары бирү.
Яхшы һәм тыныч ял итү өчен бу гади кагыйдәләрне үтәгез!