АСКЗА-3тә (Казан шәһәре, Максимов урамы, 76) формальдегид буенча артыклык теркәлгән.
Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗАларда пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, АСКЗА-4тә (Казан, Четаев урамы, 26) фенолны үлчәү буенча хроматограф 16 майдан хезмәт күрсәтүче оешмада диагностикада тора.
АСКЗА-5тә азот диоксидын билгеләү буенча газ анализаторы (Казан, Шакиров урамы, 3) ел саен уздырыла торган тикшерүдә.
Шуны исәпкә алып, АСКЗА-4тән фенолы һәм АСКЗА-5тән азот диоксиды буенча мәгълүматлар вакытлыча Татарстан Республикасының Экологик картасында күрсәтелми.
Белешмә: 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 маена кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,841 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 564 меңнән артык үлчәү уздырган.