ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

«Татарстан Республикасының экологик картасы» мәгълүмат системасы яңа бүлек белән тулыланды. 

Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре «Экология дөньясына адымлап» дигән дәрес үткәрделәр.  


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Экология министрлыгында Казан, шулай ук башкалага якын Югары Ослан, Питрәч, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш районнары администрацияләре вәкилләре белән киңәшмә узды.

Төньяк территориаль идарәсе  башлыгы Ленар Касыймов Кукмара, Теләче, Әтнә, Саба, Балтач һәм Арча районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән очрашты. 

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 26нчы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен лаборатория буенча экоэкскурсия үткәрделәр.


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Экология министрлыгы адресына 2 атна эчендә республиканың Тукай районында яшәүчеләрдән, аерым алганда, Князево һәм Комсомол авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән 15тән артык шикаять килде. Кешеләр Комсомол авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Камский бекон» ҖЧҖ дуңгызчылык комплексы ягыннан килгән начар искә зарланалар.

Бүген юбилейны талантлы галим, Экология министрлыгының зур дусты, Идел-Кама дәүләт тыюлыгының экс-директоры Юрий Александрович Горшков билгеләп үтә.

Кукмара районында «Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә» дигән экологик-географик фәнни-гамәли конференция узды. Конференция инде 12 нче тапкыр үткәрелә, Быел ул Россиядә Гаилә елына һәм республикада Фәнни-технологик үсеш елына багышланды.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Ык буе идарәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья су ресурслары көненә дәрес багышладылар. 

Экология министрлыгына Арча районында яшәүчеләрдән һава сыйфатына шикаять килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International