Сәламәтлек сыйфатын күтәрү һәм экологик хәлне яхшырту – 2019 елдан бирле Владимир Владимирович Путин кушуы буенча илдә гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектының төп максатлары. Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Министрлар Кабинетында чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, «Экология» илкүләм проекты үзенең структурасы буенча шактый тере һәм динамик, ул үзгәрә, куелган максатларга ирешү кораллары даими яхшыра.
«Хәзерге вакытта илкүләм проект берничә магистраль теманы үз эченә ала, бу: калдыклар, су, һава, урманнар, аларны саклауны без башка табигать саклау ведомстволарыннан коллегаларыбыз белән бергә гамәлгә ашырабыз. Татарстан Республикасы илкүләм проектның күп кенә күрсәткечләре буенча актив катнашучы һәм лидер», – дип билгеләп үтте спикер.
2019 елдан 6 федераль проект кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара гамәлгә ашырылган. 2026 ел ахырына кадәр 5,7 млрд сумга тагын 8 чара каралган.
«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Хәзерге вакытта Казанның биологик чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Объект 81% ка төзекләндерелгән.
«Чиста ил» федераль проекты буенча 3 чүплек рекультивацияләнгән. Бу Түбән Кама районының Прости авылындагы чүплек, Минзәләдәге чүплек һәм Казандагы Самосырово полигоны. Шулай ук «Чиста ил» кысаларында Саба районының Шәмәрдән авылында нефть продуктлары белән пычранган участок рекультивацияләнде. Быел икенче участокны рекультивацияләү тәмамлана. Эшләр планлаштырылганнан алдан бара, эшләрнең 80% башкарылган.
«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча 2021 елдан 4 су объекты чистартылды.
«Ил Президенты Владимир Владимирович Путин карары буенча илкүләм проектлар форматында эш дәвам итә. 2030 елга кадәр төп максатлар – халыкның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, бу экологик иминлексез мөмкин түгел. Хәзерге вакытта илкүләм проект кысаларында «Россия суы» федераль проекты формалаша, ул «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларының дәвамчысы булачак. Татарстан Республикасыннан берничә тәкъдим ясалды һәм җибәрелде», – дип сөйләде табигатьне саклау ведомствосы башлыгы.
Бу чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү (17 чистарту корылмасы), шулай ук су объектларын реабилитацияләү (29 су объекты).
«Россия суы» федераль проектына 2025 елга Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту чарасын кертү турында килешенгән. Шулай ук Россия Табигать министрлыгының Нокса елгасын экореабилитацияләү программасын яңа федераль проектка кертү буенча хуплавы алдан алынган. Бу елганың үзәнен чистарту «Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында быел ук башланырга мөмкин.