Татарстан халкы 200 дән артык агачны кисүдән коткарды! «Макулатура тапшыр – агачны коткар» марафонына йомгак ясалды

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

16 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында «Макулатураны тапшыр-агачны коткар» Бөтенроссия эко-марафоны узды.

Акция Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре арасында ярышлар рәвешендә үтте.

Марафон нәтиҗәләре буенча өченче урынны Мамадыш районы алды. Икенче урында – Әгерҗе районы. Сарман районы макулатура җыю буенча акциядә җиңүче булды.

 Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 21 131 кг макулатура җыелган. Барлык катнашучылар 211 агачны кисүдән коткарырга, 21,1 МВт энергияне экономияләргә һәм 422 куб. м. суны саклап калырга ярдәм иттеләр!

Исегезгә төшерәбез, марафон полигоннарда чүп-чарны киметүгә һәм илебезнең табигый ресурсларын саклауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International